КӨН КАДАГЫНДА: салкын чорга әзерлек ❄ “Татшина” җәмгыяте администрациясе һәм профкомының берләштерелгән утырышында КАМА TYRES предприятиеләренең көзге-кышка чорга әзерлеге тикшерелде. КТ предприятиеләре җитәкчелеге, белгечләр, профком вәкилләре катнашындагы утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча завод директорлары предприятиеләрдә көзге-кышкы чорга әзерлек буенча нотык тотты. Алардан күренгәнчә, планда кабул ителгән чаралдарның күпмедер өлеше үтәлмәгән. 📌 Утырышка кадәр профкомның хезмәтне саклау комиссиясе предприятиеләр профкомы белән берлектә тикшерүләр уздырга, кимчелек-җитешсезлекләр җитәкчелеккә җиткерелгән. Планлаштырылган чаралар үтәлеше 96,5 процент тзәшкил итә. Калганнары 1 декабрьгә кадәр үтәлергә тиеш. ❓Нинди мәсьәләләр хәл ителергә тиеш: ✔ кышкы эш һәм аяк киемнәре белән тәэмин итү күләме 72 процент тәшкил итә; 50нче үлчәмле һәм аннан зуррак киемнәр юк; ✔ су йомшарткычлар җитми; ✔ КТ территориясен кардан һәм боздан вакытында чистартуга әзерлек. ❓Нәрсә эшләнә: ▪ җылыту системаларын юдыру, опрессовка уздыру, җылылык челтәрләрен эшләтеп җибәрү буенча эшләр дә планлы рәвештә алып барыла; ▪ җилләткечләр системасының техник торышы тикшерелгән; ▪ тәрәзәләр һәм ишек-капкалар җылытыла; ▪ түбәләрне ремонтлау эшләре дәвам итә; ▪ КТ территориясен кар-боздан чистарту өчен реагент, ком-тоз катнашмасы, тозлы эретмә әзерләнгән; ▪ махсус техника әзер. Утырышта Рифкать Гайнуллин һәм Фикрәт Табеев урамнарындагы автобус борылышлары мәсьәләсен шәһәр җитәкчелеге белән хәл итү турында карар кабул ителде. 🚌 Моннан тыш, хезмәт коллективларында предприятие милкенә сакчыл караш, вахта автобуслары салонында чисталык һәм тәртип саклау буенча аңлату эше алып бару мөһимлеге, автобус тукталышындагы павильон турында сүз булды. #KAMATYRES #Профком #Утырыш #КышкаӘзерлек #Карар